ДӨРЕС

 Татар теленең орфография һәм 
 пунктуация кагыйдәләре 

Нокта

Җөмлә ахырында

  1. 1.1.
    Тыныч тойгы белән әйтелгән хикәя җөмлә ахырына нокта куела.
    • Мин 26нчы майдан бирле Анкарада. Бераз вакыт хастаханәдә яттым.Инде кызымда яшим. (Г. Исхакый)
  2. 1.2.
    Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләдән соң нокта куела.
    • Кузгалыгыз. Теләкләрегезне соңрак җиткерерсез. (Р. Батулла)
  3. 1.3.
    Тыныч тойгы белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.
    • Тормыш. Кая гына илтми дә, кемнәр белән генә кавыштырмый. (Безнең мирас)
    Истә калдырыгыз!
    Китап, мәкалә, әсәр, аның бүлекләре яки бүлекчәләре исемнәреннән соң нокта куелмый.
    • Ай юрганы (Дөнья халыклары әкиятләре)
    • Эшкә өндәү (Г. Тукай)

Кыскартканда

  1. 2.1.
    Инициаллардан соң нокта куела.
    • 23 мартта Азнакайда язучылар Р. Батулла, М. Галиев, А. Хәмзин, К. Кәримов, «Казан утлары” һәм «Безнең мирас” журналларының баш мөхәррирләре Р. Галиуллин, Л. Лерон район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. (Безнең мирас)
  2. 2.2.
    Кыскартылып язылган һәм башка яки һәм башкалар сүзләреннән соң нокта куела.
    • Ул халкыбызның «Агыйдел”, «Сарман”, «Ай былбылым”, «Тургай” кебек һ.б. җырларын бик яратып башкара. (Безнең мирас)

Драма әсәрләрендә

  1. 3.1.
    Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
    • Батырхан. Сез нәрсә сөйлисез?
      Рөкыя. Сез бит әле кыш көне генә миңа өйләнмәкче булган идегез.
      Батырхан. Кем әйтә аны? (К. Тинчурин)
  2. 3.2.
    Персонаж исеменнән соң ремарка килсә, нокта ремаркадан соң куела.
    • Рөкыя (хатлар чыгарып). Мин әйтәм. Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, яи-хи-хи!..
      Батырхан. Кая?! (Хатларга ташлана.) (К. Тинчурин)

Куелмый торган очраклар

  1. 4.1.
    Сүз ясалышы кагыйдәләр буенча ясалган кыскартылма сүзләрдән соң нокта куелмый.
    • Бу юллардан хәзер әллә никадәр КамАЗлар ыжгыра. (Вакытлы матбугаттан)
  2. 4.2.
    Үлчәү берәмлекләрен белдергән кыскартылмалардан соң нокта куелмый.
    • Колхоз көненә 100-150 кг алма җыя алган. (Вакытлы матбугаттан)

Өтер

Сүзләрне аерганда

  1. 1.1.
    Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
    • Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:
      — Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.
      (Ә. Еники)
  2. 1.2.
    Җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан өтер белән аерыла.
    • — Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме?
      (А. Гыйләҗев)
  3. 1.3.
    Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
    • — Минем синең белән эшлисем килә, Фәхриев абый. (А. Гыйләҗев)
  4. 1.4.
    Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
    • — Әй, синең сүзне тыңлап торсаң... (Г. Бәширов)
  5. 1.5.
    Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Көе моңлы, ай, бигрәк моңлы шул. (Безнең мирас)
  6. 1.6.
    Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алар алдыннан өтер куела.
    • Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
  7. 1.7.
    Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
    • Безнеңчә, мондый эшкә бару өчен зур мотив булуы шарт. (Вакытлы матбугат)
  8. 1.8.
    Кереш сүзләр, җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, әлбәттә, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. (Г. Гыйльманов)
  9. 1.9.
    Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдыннан өтер куела.
    • Балай яшәү үзләренә ошый да башлар, ихтимал. (Г. Бәширов)
  10. 1.10.
    Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
    • Бу сүзләрне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрәсең; ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен томалады. (М. Мәһдиев)
  11. 1.11.
    Раслау яки кире кагуны белдергән әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
    • — Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дигән ул аңа. (Әкият)
    • Әйе, йолдызлар томан белән өртелгән. Юка пәрдә аша җемелдәгән кебек тонык кына җемелдиләр. (Г. Әпсәләмов)

Санап киткәндә

  1. 2.1.
    Санау интонациясе белән әйтелгән тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. (А. Алиш)
    • Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. (А. Алиш)

Теркәгечләр белән

  1. 3.1.
    Һәм, да/дә, та/тә, я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Иркенләп уйнар хәл юк, я берсеннән, я икенчесеннән ачулы берәр кеше сузыла да: «Әй, кая чабасыз? Тәрәзә ватарсыз! Керләрне пычратмагыз! Чокырга төшмәгез! Тегеләй итегез! Болай итмәгез!» — дип кычкырына башлый. (А. Гыйләҗев)
    • Күрше-тирә малайларына оҗмах монда. Әле карлыган-чия татырга, әле кыяр-кишердән авыз итәргә керәләр. (М. Хуҗин)
  2. 3.2.
    Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Шуннан соң йортлар бары ишәйде, бары яңарды, гына. Хәзер инде урамның аргы очы тимер юлга ук барып терәлде. (М. Хуҗин)
  3. 3.3.
    Ә, ләкин, әмма, бәлки, фәкать каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр һәм тиңдәш хәбәрлекләр арасына өтер куела.
    • Шимай урыныннан торды, өйалды ишегенә борылып карады, әмма төбенә хәтле ачык ишекне баскычтан күтәрелеп ябарга иренде. (М. Хуҗин)

Көчәйткәндә

  1. 4.1.
    Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
    • Мин кырын гына күзез салгалыйм: и тырыша, и тырыша болар курчакларын утырып тора торган итәргә. (Ф. Хөсни)

Аныклаганда

  1. 5.1.
    Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Без, институтның алдынгы студентлары, бу чарага бик теләп җыелдык. (Вакытлы матбугат)

Ачыклаганда

  1. 6.1.
    Аергычлар һәм тәмамлыклар үзләре ачыклап килгән сүздән соң килсәләр аерымланалар һәм өтер белән аерылалар.
    • Яз килде, дулкынлы, ялкынлы,
      Чәчәккә төренде җир өсте. (М. Җәлил)
    • Лекцияләргә әзерләнүдән тыш, минем репетиторлык белән дә шөгыльләнәсем бар иде. (Вакытлы матбугат)
  2. 6.2.
    Җөмләдә, үзе ачыклап килгән сүздән ераклашып, ярым хәбәрлеккә ия булган кисәк аерымлана һәм башка кисәкләрдән өтер белән аерыла.
    • Җырлый-җырлый, өен җыештырып алды да душ керергә дә вакыт тапты. (Г. Кутуй)
    • Кешеләр, тузаннан саклану өчен, йөзләрен яулыклар белән каплыйлар. (А.Расих)
  3. 6.3.
    Җөмлә уртасында килгән аерымланган кисәк, ике яктан өтер белән аерыла.
    • Агач ботагына кунып, тырыша-тырыша, өздереп сайраучы сыерчыкны күргәч, бөтен кайгыларым юкка чыкты. (Г. Бәширов)

Кушма җөмләләрдә

  1. 7.1.
    Тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Көн кичкә авышты, кояш баеды, җил дә тынарга итте. (Г. Исхакый)
  2. 7.2.
    Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, ни-ни, тагын теркәгечләре белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
    • Кояш чыкты да, болытларның эзе дә калмады. (Ә. Еники)
    • Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык чынлап та аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. ( Ә.Еники)
  3. 7.3.
    Ә, ләкин, әмма, тик, бары, фәкать, бәлки каршы куючы теркәгечләре, я, яки, яисә, әллә, әле, бер-бер бүлүче теркәгечләр белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
    • Дус кызларын үзләренә чакыру теләге бик зур иде, әмма дәү әнисе нигәдер каршы булды. (А. Гыйләҗев)
    • Сөйләшү шунда тукталды, әллә бер-беребезне аңлау табылмады. (Вакытлы матбугат)
  4. 7.4.
    Иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер лексик берәмлек булса, ике арага өтер куела.
    • Сәгать көндезге унбер тулганда, күк йөзе ачылып китте. (Вакытлы матбугат)
  5. 7.5.
    Иярчен тәмамлык җөмлә дип бәйлек сүзе белән иярсә һәм баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса, ике арага өтер куела.
    • Көн кояшлы булыр дип, кичә үк фаразлаган идек. (М. Хуҗин)
  6. 7.6.
    Иярченле кушма җөмләдә үз эчендә мөнәсәбәтле сүз (күрсәтү, билгеләү алмашлыгы) булган баш җөмлә, иярчен җөмләдән соң килеп, мөнәсәбәтле сүздән башланса, алар арасына өтер куела.
    • Минем мәгълүматларым инде бераз иискергән, шунлыктан мин аларга ышанып та бетмим. (Г. Газиз)
  7. 7.7.
    Ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына һәрвакыт өтер куела.
    • Алар безнең белән риза булмадылар, чөнки әти-әни тәрбиясе башка иде. (Г. Бәширов)

Туры сөйләмдә

  1. 8.1.
    Туры сөйләм эченә автор тарафыннан кертелә торган ди, дип сүзләре ике яктан өтер белән аерыла.
    • Җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә кирәк, дип, мине сүзләренә ышандырып чыгарды. (Г. Ахунов)

Куелмый торган очраклар

  1. 9.1.
    Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, яки теркәгечләре белән бәйләнгән җөмләләрнең икесенә дә караган уртак кисәк булса, җөмләләр арасына өтер куелмый.
    • Бу кыз баланың чәчләре сары озын һәм күзләре зәп-зәңгәр. (Ә.Баян)

Өндәү билгесе

  1. 1.1.
    Көчле тойгы белән әйтелгән тулы яки ким хикәя җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
    • Куяннан да куркынычрак җанвар юк икән! (Әкият)
    • Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның:
      — Һава! — дип кычкырганы ишетелде. (Г.Гыйльманов)
    • Сезгә бәхет телим!
  2. 1.2.
    Тойгылы боерык җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
    • Барыгыз, барысын да бирегә җыегыз! (Ә.Еники)
  3. 1.3.
    Исәнләшү, саубуллашу, рәхмәтле булу, гафу үтенү кебек итагатьлелекне белдергән сүзләрдән соң, өндәү билгесе куела.
    • Ә хәзер сау булыгыз! (Г.Гыйльманов)
    • — Исәнмесез!
      — Сәлам!
      — Гафу итегез!
      — Рәхмәт!
  4. 1.4.
    Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән соң өндәү билгесе куела.
    • Бераздан, бала елаган тавыш белән:
      — Әни! — дип куйды. (Г.Гыйльманов)
  5. 1.5.
    Бик көчле тойгы белән әйтелгән җөмләдән соң ике өндәү билгесе куела.
    • Якташларым — ап-ак кыналарым —
      Ак каеннар тора каршымда!! (Х. Туфан)
  6. 1.6.
    Шигарь-лозунглар ахырында өндәү билгесе куела.
    • Батыр сугышчыларга дан!
  7. 1.7.
    Тойгылы җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
    • Тынма, давыл! (Х.Туфан)
    • Мин яратам сезне, чордашларым! (Р. Миңнуллин)
  8. 1.8.
    Көчле тойгылы сүз яки сүзтезмә кабатланып килсә, аларны аерып күрсәтү максатыннан, өндәү билгесе кула.
    • Рәхәт! Чиксез рәхәт! (А. Гыйләҗев)
  9. 1.9.
    Кабатлану вакытында тойгы үсә барса, берьюлы берничә өндәү билгесе куела.
    • Кем хөрлеккә каршы?
      Дәшүче юк.
      Каршы бер ым юк.
      Әхәвеф бар!
      Ә хәвеф бар!!
      Ә хәвеф бар!!! (Р. Фәйзуллин)
  10. 1.10.
    Көчле тойгы белән әйтелгән күзаллаулы баш килештән соң, өндәү билгесе куела.
    • Диңгез, диңгез! Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. (Ә. Еники)
  11. 1.11.
    Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү куела.
    • Таныш булмаган егет, тулган чиләкне алып, аның урынына икенчесен куйгач кына, кызый аңына килде, шуннан соң гына:
      — Ай! — дип кычкырып җибәрде һәм, кызарынып, битен каплады. (Г. Бәширов)
  12. 1.12.
    Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
  13. 1.13.
    Әйе, юк, ярый сүзләре көчле тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалаша һәм алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Әйе! Үзе шикелле матур, нурлы исем кирәк туташка! — диде. (Г. Бәширов)
  14. 1.14.
    Әнә, менә, шул күрсәтү алмашлыклары логик басым белән әйтелсә, сүз җөмлә булып формашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Менә! Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп алды. (М. Кәбиров)
  15. 1.15.
    Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Бу дөньяда без дә бар бит! Онытмагыз!» — дип кычкырасылары килгәндер. (Р. Сәлах)

Сорау билгесе

  1. 1.1.
    Сорау интонациясе белән әйтелгән һәм составында сорау алмашлыгы яки сорау кисәкчәсе булган гади һәм кушма җөмләләрдән соң сорау билгесе куела.
    • Егет, болай ашыгып, кая барырга җыендың? (Әкият)
    • — Син чыннан да бу хәлне үзең күрдеңме? (А. Гыйләҗев)
  2. 1.2.
    Шаккату, аптырау, икеләнү текстта сүзсез белдерелгәндә, бу урынга сорау билгесе куела.
    • — Азга гына түз инде. Менә ике көннән көндезге сменага күчәм. Үзеңне Ботан бакчасына алып барырмын. Арысланнар китергәннәр, ди.
      — … ?
      — Әй, читлектә бит алар! — малай өметсезләнеп ишеккә карый, нәни йодрыкларын йомарлап күз тирәләрен уа. (А. Гыйләҗев)
  3. 1.3.
    Авторның аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау булгесе куела.
    • Алар иртәгә иртүк (?) кайтып җитәрләр, дип ышандырды. (Вакытлы матбугаттан)
  4. 1.4.
    Китап, әсәр, мәкалә, аларның бүлекчә исемнәре сорау рәвешендә төзелгән булса, җөмлә ахырында сорау билгесе куела.
    • Кем көчле? (А. Алиш)
    • Кем ул «урыс телле халык»? (Ә. Кәримуллин)
    • Күңел күзең күрәме? (Г. Гыйльманов)
  5. 1.5.
    Диалог вакытында сорау интонациясе белән әйтелгән, әмма сорау алмашлыгы һәм сорау кисәкчәсе булмаган тулы һәм ким җөмләләрдән соң сорау билгесе куела.
    • Врач? Сыра чиратында? Врач булмагандыр ул? (Ф. Шәфигуллин)
  6. 1.6.
    -дыр/-дер, -тыр-/тер кисәкчәләре сорау интонациясе белән әйтелсә, алар кулланылган җөмлә ахырында сорау билгесе куела.
    • Син әле кайтып та җитмәгәнсеңдер? Ул да шалтыратырга өлгермәгәндер? (Г. Бәширов)
  7. 1.7.
    Җөмлә ихтималлык, шөбһә, шарт мәгънәләрен белдереп, -са/-сә шарт фигыль кушымчасына тәмамланса, җөмлә ахырына сорау билгесе куела?
    • Әгәр алар кайтып өлгермәсәләр? (Г. Гыйльманов)
  8. 1.8.
    Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» — дип уйлаганнардыр бәлки. (Р. Мөхәммәдиев)
    Истә калдырыгыз!
    Җавап репликасы көтелми торган җөмләләрдән соң сорау билгесе куелмый.
    • Беләсезме, алар бик авыр шартларда яшиләр… (Вакытлы матбугаттан)
  9. 1.9.
    Сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәләре ярдәмендә төзелгән җөмләләр раслауны белдерсә, сорау булгесе кулмый.
    • Бу тылсымны белү өчен, алар нәрсә генә эшләмиләр. (Әкият)

Сызык

Аерым очраклар

  1. 1.1.
    Үзара кискен каршы яки сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
    • Чакырдылар — килмәде, алырга килделәр — өеннән чыкмады, көтеп тордылар — күренмәде. (Ә. Баян)
  2. 1.2.
    Тезмә кушма җөмләдә бер-берсенә кискен каршы кую интонациясе белән бәйләнгән гади җөмләләр арасына сызык куела.
    • Акыллы ир — ил агасы, акылсыз ир — ил бәласы. (Мәкаль)
  3. 1.3.
    Кушма җөмләдә иярчен җөмләдән соң килгән баш җөмлә эчендәге мөнәсәбәтле сүз алдында башка лексик берәмлек торса, ике җөмлә арасында сызык куела.
    • Имтиханга әзерлек дәвам итә — том-том китап уку шуның өчен кирәк. (Вакытлы матбугат)
  4. 1.4.
    Иярчен шарт һәм кире җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлгә контраст булган эшне белдереп килсәләр, баш җөмләдән сызык белән аерылалар.
    • Өеңә барсам — эштән кайтмагансың,
      Эшеңә барсам — әле син килмәгән. (Х. Туфан)
  5. 1.5.
    Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки сан, исем фигыль, алмашлык яисә исемләшкән сүзләр белән белдерелсә, ия белән-хәбәр арасына сызык куела.
    • Тормыш алып бару — йөк тулы арбаны үргә тәгәрәтү. (Р. Мөхәммәдиев)
  6. 1.6.
    Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә, ияне көчәйтеп, ул кисәкчәсе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
    • Укытучы һөнәре <b>ул</b> — авылда иң хөрмәтле һөнәр. (Г. Ахунов)
  7. 1.7.
    Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә, ул кисәкчәсе хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
    • Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. (Г. Тукай)
  8. 1.8.
    Ара, вакыт, күләм чикләрен белдергән исемнәр арасына сызык куела.
    • Шәһәр — авыл арасын миңа шактый таптарга туры килде. (М. Мөхәммәдиев)
  9. 1.9.
    Ким җөмләдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
    • Беренчесен — әниемә, икенчесен — сөйгәнемә, өченчесен үземә дип алдым. (Вакытлы матбугат)
  10. 1.10.
    Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау мөмкинлеге булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела ала.
    • Аның белән янәшә тагын берәү яткан — таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. (Г. Ибраһимов)
    • Ат буйсынган — кешегә,
      Сыер буйсынган — кешегә,
      Ут буйсынган — кешегә,
      Су буйсынган — кешегә. (И. Юзеев)
  11. 1.11.
    Теземдә санау бүлеге төп бүлектән алда килсә, беренче өлештән соң сызык куела.
    • Алтын-көмештән кыйбат,
      Актык өлештән кыйбат,
      Гәүһәр-якуттан кыйбат,
      Энҗе-мәрҗәннән кыйбат,
      Бөтен нәрсәдән кыйбат —
      Туган ил һәм туган җир! (Ш. Маннур)
  12. 1.12.
    Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
    • Нәҗибә апа да, Сабир абый да, әткәй дә, әнкәй дә — барысы да теләгемә каршы килмәделәр. (Вакытлы матбугат)

Аныклаганда

  1. 2.1.
    Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкланмыш ике яктан сызык белән аерыла.
    • Дусты — Балтач егете — җирсез яши алмый. (Вакытлы матбугат)
  2. 2.2.
    Аныклагыч хәбәр белән янәшә килсә, сызык бер яктан гына куела.
    • Өй каршындагы агачлар — карагайлар, өянкеләр тирәкләр шаулашып утыралар. (Безнең мирас)
  3. 2.3.
    Зат алмашлыгын аныклаучы аныклагычлар тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерылалар.
    • Алар — казахлар, татарлар, үзбәкләр, кыргызлар — үзләренең төрки кавемнән булуларын беркайчан да исләреннән чыгармадылар.
      (Вакытлы матбугат)

Туры сөйләм һәм диалогта

  1. 3.1.
    Туры сөйләмнең автор сүзләре белән бүленгән урынында сызык (сызыклар) куела.
    • Ханым тагын да җанлана төште, төнбоек чәчәгедәй ачыла бара иде ул. Үзенең кызыксынуын белдерде һәм берочтан мине дә төзәтеп куйды:
    • — Рудольф үзенең татар булуын һичкайчан яшермәде. Ләкин туган ягы дип ул Казанны түгел, Уфаны искә төшерә торган иде, — дип өстәде. (Р. Мөхәммәдиев)
  2. 3.2.
    Диалогта һәрбер реплика яңа юлдан бирелсә, алар алдына сызык куела.
    • — Сез французмы?
      — Юк, мин Германиядән.
      — Германиядәнме? — дип, гаҗәпсенүемне белдердем.
      — Франкфурт шәһәреннән. (Р. Мөхәммәдиев)
    Истә калдырыгыз!
    Исем яки исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.
    • Кояшы да бүген башка кояш кебек… (Вакытлы матбугат)
  3. 3.3.
    Эчтән генә уйланган яки әйтергә теләгән сүзләр янында тыныш билгеләре туры сөйләмдәгечә куела.
    • Атасы: «Бу малайга ни булган тагы?» — дип уйлап куйды. (Г. Бәширов)

Кызыл юл

  1. 1.1.
    Һәр аерым фикер, тема, күренешкә караган өзек кызыл юлдан языла.
    • &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;Өстәлгә ике тәлинкә, юка гына итеп туралган ипи телемнәре һәм ике кашык куелган. Берсе зуррак, икенчесе кечкенә — сабы бөгелеп, кыегаеп беткән алюмин кашык. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесеңдәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган.
      &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;Бүлмәдә тып-тын.
      &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;«Челтер-р!» иттереп, тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
      &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты… (А. Гыйләҗев)

Куш җәяләр

  1. 1.1.
    Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.
    • Дуслары белән очрашканда ул үзе турында артык күп сөйләргә яратмый, читенсенә (ояла). (А. Расих)
  2. 1.2.
    Ремаркалар җәя эчендә язылалар.
    • Рөкыя (хатлар чыгарып). Мин әйтәм. Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, яи-хи-хи!..
      Батырхан. Кая?! (Хатларга ташлана.) (К. Тинчурин)

Беряклы җәяләр

  1. 1.1.
    Санап китү юлы белән тәкъдим ителгән сөйләмдә, аерым өлешләр тәртип саннары белән тәкъдим ителә (табуляция рәвешендә тәкъдим ителә) һәм алардан соң бер яклы җәя куела. Җәядән соң җөмлә юл хәрефеннән башлана.
    • Моннан без төшенгәннәр шул булды:
      1) бүлмәдә һәрчак тәртип булырга тиеш;
      2) бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне саклау мәҗбури;
      3) әләкләү тыела;
      4) үзара низаглар укытучыларга кадәр барып җитмичә, урында хәл ителергә тиешләр. (Вакытлы матбугат)

Шакмаклы җәяләр

  1. 1.1.
    Шакмаклы җәяләр ярдәмендә фәнни текстта сылтамалар бирелә.
    • Әлеге мәгълүматларны «Белешмәлек»тән табарга мөмкин [Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә. Төзүчеләре: Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, Э.Х. Вафина. — Казан: Мәгариф, 1995. -47 б.]
  2. 1.2.
    Берәр текстны укыганда, мәгънәсе дөрес аңлашылсын өчен, оригиналда булмаган, ләкин алдагы тексттан аңлашылган сүз өстәлсә, шакмаклы җәяләр эченә алына.
    • [Кучер] шул ат белән мәдрәсә алдына тукталган да, Әмирхановларны көтә. (Р. Әмирхан)
  3. 1.3.
    Текстология эше вакытында, кулъязма укылмый торган яки махсус төшереп калдырылган урынны күрсәтү өчен, шакмаклы җәя эченә өч нокта куела.
    • Бу бите түбәндәгечә башлана иде: «Күрүкле сачым тараткан, [...] сылаткан.» (М. Хафизов)

Аркылы сызык

  1. 1.1.
    Күренешнең, вакыйганың бер елда башланып, икенче елда да дәвам ителүен күрсәткәндә, аркылы сызык та, сызыкча да файдаланыла.
    • 2017/2018 нче уку елы өчен план төзелде.

Күпнокта

  1. 1.1.
    Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
    • Менә бер заман югалган хәлфәсе дә кайтып төшә моның... Былтыргы шикелле җәяүләп, әлсерәп түгел, ә шәп ат җиккән таза тарантаста кайтып керә бу… (Ә.Еники)
  2. 1.2.
    Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
    • Ә безнең Гыйлемдар, озын сыйрак, гел йомран эзләп чапты, туктап, ике учын кушлап сызгырып та карады, ләкин хәйләкәр җәнлек шәкерт сызгырганын сизә иде ахрысы, оясыннан чыгып, колакларын торгызып, арт тәпиләренә утырмады.
      ...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. (Ә.Еники)
  3. 1.3.
    Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
    • «Шул елларда мин «Шура», «Яшен» журналлары белән мавыгып киттем...», дип яза автор. (Безнең мирас)
  4. 1.4.
    Сүзләр ниндидер сәбәптән өзелеп әйтелсәләр, өзеклелек ахырында күпнокта куела.
    • Мин сине я...ра...там!- дип кычкырасым килде. (А.Расих)
  5. 1.5.
    Текстта эчтәлекләре ачылмаган сүзләр саналып киткәндә, алардан соң күпнокта куела.
    • Аптырау... Тавыш... Каушау... Кая барырга, калырга белмәү... кабалану ... Буталу… (Г. Ибраһимов)
  6. 1.6.
    Саналып киткәндә, берәр сорауга җавап булмаган очракта, шул урынга күпнокта куела.
    • Бу хәзрәт болай дип җавап бирә:
      1) Бездә китапларны укучы юк.
      2) Укыган кешене күрмәдем.
      3) ...
      4) Безгә мондый китаплар кирәк түгел. (М.Гафури)

Ике нокта

  1. 1.1.
    Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагыч алдыннан ике нокта куела.
    • Дусларым бик зурладылар: матур котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр бирделәр, җырлар җырладылар. (Вакытлы матбугат)
  2. 1.2.
    Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
    • Зәйдә бар да бар: урманы да, суы да, балыгы да. (А. Гыйләҗев)
  3. 1.3.
    Иярченле кушма җөмләдә үз эчендә мөнәсәбәтле сүз булган (күрсәтү, билгеләү алмашлыгы булган) баш җөмлә алдан килсә, иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла.
    • Кичкә таба <b>шунысы</b> аңлашылды: колхозга эшкә барырга теләүчеләр күп түгел икән. (Ә. Баян)
  4. 1.4.
    Көттерү интонациясе аша бәйләнгән иярченле кушма җөмләләр арасына ике нокта куела.
    • Бөтенебезгә мәгълүм: сугышның беренче айларында немец бик яман килде. (М. Мәһдиев)
  5. 1.5.
    Тезем вакытында, төп бүлек санау бүлегеннән алда килсә, аннан соң ике нокта куела, санау бүлеге юл хәрефеннән башлана.
    • Якын миңа: тымызык елгаларың,
      Инешләрең, чишмә күлләрең,
      Чәчәк аткан алма бакчаларың,
      Үрмәләнеп үскән гөлләрең. (С. Хәким.)
  6. 1.6.
    Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сөйләменнән соң ике нокта куела, туры сөйләм, баш хәрефтән башланып, куштырнаклар эченә алына. Җөмләнең төренә карап, туры сөйләмнән соң тиешле тыныш билгесе куела.
    • Әни борчылып: «Улым, соңлама яме», — дип озатып калды. (М. Хуҗин)

Нокталы өтер

  1. 1.1.
    Нокталы өтер җөмлә эчендә өтерләр күп булган очракта, мәгънәне аңлау өчен зыян килмәсен өчен куела. Ул бер ачыкланучы сүзне ачыклаучылары белән берлектә күрсәтә.
    • Акырып барып мендәргә яттым; мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми… (Г. Исхакый)
  2. 1.2.
    Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
    • Габдулла, мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баштанаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып, морҗа ачты; мич сүрелгәч, аны менеп япты; мичкә ягар өчен, кечкенә салам көлтәләр бәйләде; туры алашаны инешкә сугарырга алып төште; сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды. (Ә. Фәйзи)
  3. 1.3.
    Санап китү юлы белән тәкъдим ителгән сөйләмдә, аерым өлешләрдән соң нокталы өтер куела.
    • Моннан без төшенгәннәр шул булды:
      1) бүлмәдә һәрчак тәртип булырга тиеш;
      2) бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне саклау мәҗбури;
      3) әләкләү тыела;
      4) үзара низаглар укытучыларга кадәр барып җитмичә, урында хәл 1) ителергә тиешләр. (Вакытлы матбугат)

Куштырнаклар

  1. 1.1.
    Җөмлә эчендә күчерелмә мәгънәдә ирония белән әйтелергә тиешле сүзләр куштырнаклар эченә язылалар.
    • Бүгенге ыгы-зыгыда без аларны шулкадәр «көтеп алдык»ки, мөгаен, бу халәтебез йөзебезгә үк чыккандыр. (Вакытлы матбугат)
  2. 1.2.
    Газета, журнал, әдәби яәсәр исемнәре, оешма атамалары һәм ирония белән әйтелгән сүзләр куштырнаклар эчендә языла.
    • Сыйныфыбыз белән «Ялкын» газетасын бик көтеп алабыз. (Вакытлы матбугат)
  3. 1.3.
    Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сөйләменнән соң ике нокта куела, туры сөйләм, баш хәрефтән башланып, куштырнаклар эченә алына. Җөмләнең төренә карап, туры сөйләмнән соң тиешле тыныш билгесе куела.
    • Әни борчылып: «Улым, соңлама яме», — дип озатып калды. (М. Хуҗин)
  4. 1.4.
    Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» дип уйлаганнардыр бәлки. (Р. Мөхәммәдиев)
  5. 1.5.
    Автор сөйләме бүленеп килгән очракта, автор сүзләренең беренче өлешеннән соң — ике нокта, куштырнаклар эченә алынган туры сөйләмнән соң, җөмлә төренә карап, я өндәү, я сорау билгесе, я өтер куела, шуннан соң юл хәрефе белән автор сөйләменең калган өлеше языла.
    • Мин бераз мактанып: «Бездә дә нәкъ шулай эшлиләр», — дип әйтергә теләсәм дә, намусым кушмады. (Р. Мөхәммәдиев)
  6. 1.6.
    Автор сөйләменә дигән сүзе белән аергыч кисәк булып бәйләнгән туры сөйләм куштырнаклар эченә алына.
    • «Ятыгыз!» дигән сүзне генә көткәндәй, тизрәк түшәккә аудык. (Вакытлы матбугат)

Гомуми

Орфографик принциплар

  1. 1.1.
    Фонетик принцип — сүзләр ишетелгәнчә язылалар. Бу — татар язуының төп принцибы.
    • Җырчы, сандугач, көннәр, белемле, урманда.
  2. 1.2.
    Морфологик принцип — морфемаларның бөтенлеген саклап язу. Бу очракта сүзләр аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап язылалар.
    • Әнкәй (әңкәй дип ишетелә, ләкин әни+кәй өлешләреннән тора), тозсыз (тоссоз дип ишетелә, ләкин тоз+сыз өлешләреннән тора), төнге (төңге дип ишетелә, ләкин төн+ге өлешләреннән тора).
  3. 1.3.
    Тарихи-традицион принцип — сүзләрне традиция буенча язу. Гадәттә, элекке (әлеге графикада беренчел) язылышны саклау. Татар телендәге күпчелек гарәп һәм фарсы сүзләре, парлы, кыскартылма сүзләр, цифрлар белән белдерелә торган саннар, сүзләрдә аваз белдерми торган яки ике аваз белдерә торган хәрефләрнең язылышы бу принципка нигезләнә.
    • Сурәтләү, игътибар, аклы-каралы, кып-кызыл, АКШ, ХХ йөз башы, 10 нчы сыйныф, ашъяулык, куян,.лар.
  4. 1.4.
    График принцип — сүзләрнең нигез телдәге язылышын саклап язу. Татар телендә бу принцип нигезендә рус алынмалары, рус теле аша кергән чит тел берәмлекләре һәм интернациональ сүзләр языла.
    • Конфет, апелляция, комитет, мезозой, сервелат.

Дифференциацияләнгән язылыш

  1. 2.1.
    Дифференциацияләнгән язылыш омоним сүзләрне бер-берсеннән аеру өчен кулланыла. Бу очракта сүзләр, нинди мәгънәдә кулланылуларына карап, төрлечә язылалар.
    • Өч почмак (сүзтезмә) — өчпочмак (ризык атамасы), ак сакал (сүзтезмә) — аксакал (зат), байрак (әләм) — баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), ашказаны (орган) — аш казаны (сүзтезмә).

Баш хәреф

Сөйләмдә

  1. 1.1.
    Текст башындагы беренче сүз һәм алдагы җөмлә белән бәйләнештә булмаган җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлана.
    • Ул чыганак — язучы үзе, аның туганнан бирле җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе, белеме, тел хәзинәсе. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша (Г. Бәширов).
  2. 1.2.
    Шигырь юллары баш хәрефтән башланалар.
    • Мин сагынып искә алачакмын
      Сезнең белән үткән елларымны.
      Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
      Сезнең белән үткән юлларымны. (Р. Миңнуллин)
  3. 1.3.
    Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сүзеннән соң ике нокта куела һәм туры сөйләм баш хәрефтән башлана. Ул куштырнаклар эченә языла.
    • Наилне барыбер оныта алмады, аны урамдагы һәр кешедән эзләде, Кукмарага кайтканда, вагонга да: «Очрамасмы, очрамасмы?» — дип керә торган булды. (Г. Гыйльманов)
  4. 1.4.
    Диалогта һәр реплика яңа юлдан бирелсә, алар баш хәрефтән языла һәм алдына сызык куела.
    • — Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар...
      — Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше—кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!
      — Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең...
      — Дисә,—дип куйды ул шундук, сабырсызланып,— сезгә, җирдән аерылыгыз, димәгән бит. (Р. Мөхәммәдиев)
  5. 1.5.
    Әсәр исемнәре баш хәрефтән языла.
    • Адәм балалары (Ф. Хөсни)
  6. 1.6.
    Әсәр исеме текст эчендә кулланылса, ул баш хәрефтән һәм куштырнак эчендә языла.
    • Ф. Хөснинең «Адәм балалары» повестенда актуаль проблемалар күтәрелә.

Ялгызлык исемнәрендә

  1. 2.1.
    Сөйләмнең кайсы урынында килүенә карамастан, ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.
  2. 2.2.
    Кеше исемнәре, фамилияләр, әтисенең исеме (отчество).
    • Хәлим белән Сәлим — күршеләр, дуслар. (Г. Гыйльманов)
    • Мансуров Илдар Азатович булам мин. (М. Хуҗин)
  3. 2.3.
    Кушаматлар.
    • Теге Чатан Габдулладан сорагыз. (Ф. Яруллин)
  4. 2.4.
    Псевдоним (тәхәллүс).
    • Яңа газетадан бик яратып, Ибраһим Биектаулы шигырьләрен укыйбыз. (Вакытлы матбугат)
  5. 2.5.
    Гадәти тормышта күмәклек исем буларак кулланылган кош-корт, хайван атамалары әкиятләрдә ялгызлык атамасы ролендә килә алалар һәм баш хәрефтән язылалар.
    • Шунда әйтә икән Куян Аю дустына. (Әкият)
    • Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер Карт белән Карчык. (Әкият)
  6. 2.6.
    География, астрономия атамалары, территорияне (ил, дәүләт, шәһәр, авыл һ.б. исемнәре) белдергән сүзләр баш хәрефтән языла.
    • Алар Кукмара поездында очраштылар (Г. Гыйльманов)
    • Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... (Г. Кутуй)
    • Җир планетасы тирәли Ай иярчене әйләнә.
  7. 2.7.
    Мөһим тарихи вакыйга, тарихи чор, бәйрәм атамалары баш хәрефтән языла.
    • Без Май бәйрәмнәре алдыннан гына яңа йортка күчтек (Г. Бакир)
    • Тиздән барыбыз да Яңа елга әзерләнә башлыйбыз. (Вакытлы матбугат)
    • Бөек Ватан сугышы елларын еш искә алырга яратмый аксакал. (Вакытлы матбугат).
  8. 2.8.
    Вакытлы матбугат басмалары атамалары, оешма исемнәре, машина яки җиһаз маркалары һ.б. лар баш хәрефтән һәм куштырнаклар эченә язылалар.
    • Бу хәбәрләрне «Шәһри Казан» газетасы аша белдек. «Татарстан — Яңа гасыр» теле-радио компаниясе бик саваплы эш башкара. «Җиңү» колхозы алдынгыларын котлау тантанасы булып узды.
  9. 2.9.
    Оешма исемнәреннән соң исемендәге сүзе кулланылганда, ялгызлык исеме куштырнак эченә язылмый.
    • М. Җәлил исемендәге җитен җитештерү комбинатында эшләде. (Вакытлы матбугат).
  10. 2.10.
    Берничә сүздән торган катлаулы ялгызлык исемнәренең кайсы сүзе баш хәрефтән, кайсысы юл хәрефеннән язылу кагыйдә белән түгел, ә конкрет очракларга бәйле аңлатыла, андый сүзләр орфографик сүзлекләргә теркәлә.
  11. 2.11.
    Кайбер очракларда ялгызлык исеменең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла.
    • Казан федераль университеты, Беренче май бәйрәме, Сәламәтлек саклау министрлыгы.
  12. 2.12.
    Халыкара оешма атамаларының һәр сүзе баш хәрефтән языла.
    • Куркынычсызлык Советы, Берләшкән Милләтләр оешмасы.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

  1. 1.1.
    Татар телендә сүзләрне юлдан юлга күчерү иҗекләргә бәйле башкарыла. Сүзләр иҗеккә бүленгән урыннан бер юлдан икенче юлга күчә алалар.
    • Ур-ман-нан, уни-вер-си-тет-ны, кыз-лар-га.
    Истә калдырыгыз!
    Бер аваз белән белдерелгән иҗек юлдан-юлга күчерелми.
    • Яңа-лык-лар, сыя, кую.
  2. 1.2.
    Инициаллар, фамилиядән аерылып, юлдан юлга күчерелми, барысы бер юлда языла.
    • А.С. Пушкин, Г. Тукай.

Сүзләргә кушымчалар ялгану

  1. 1.1.
    Борын авазларына (м, н, ң) тәмамланган исемнәргә борын авазыннан башланган күплек һәм чыгыш килеш кушымчасы ялгана.
    • Урамнар, урманнан, кигәвеннәр, чебеннәр, комнан.
  2. 1.2.
    Сингармонизм законына туры килгән калын сузык авазлы сүзләргә — калын, нечкә сузыклыларына нечкә кушымчалар ялгана.
    • Кырмыскалар, тиеннәр, аюлардан, бүреләрне.
  3. 1.3.
    Сингармонизм законына туры килмәгән сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузык авазга карап ялганалар. Калын иҗек булса, калын кушымча, нечкәләренә — нечкә кушымча ялгана
    • Төнбоекны, китаптан, көньякка.
  4. 1.4.
    Рус теленнән кергән алынма сүзләргә, нигездә, калын кушымчалар ялгана.
    • Генераллар, командирны, банкка, металлга.
  5. 1.5.
    Рус теленнән яки рус теле аша кергән ь (нечкәлек) билгесенә,-ль, -ень, -ия, -иегә тәмамланган сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.
    • Кремльдә, Керчьтән, дизельле, князьләр, идеясе, юбилейгә, географиядән, Финляндиягә.
  6. 1.6.
    сть, тань, тарь, дарь, ань, он, ерь, орьгә тәмамланган с алынма сүзләргә нечкә тартым кушымчасы һәм калын төрләндергеч кушымчалар ялгана.
    • Повестена, пристанена, пристаньнар, календарена, лагерьлар, «Сәләт» лагеренда.
  7. 1.7.
    Нечкәлек билгесенә тәмамланган сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, нечкәлек билгесе төшеп кала.
    • Сәнагать — машина төзелеше сәнәгате, сәнгать — җыр сәнгате, двигатель — машина двигател.
  8. 1.8.
    Шәһәр яки авыл исемнәре -ск хәрефләренә бетсә, башта сүз тамырына яки нигезенә и хәрефе өстәлә, аннан соң калын кушымча ялганып языла.
    • Томск+и+га, Минск+и+ны, Ульяновск+и+дан.
  9. 1.9.
    Октябрь, ноябрь, декабрь, январь ай исемнәренә — калын, ә февраль, апрель, июнь, июль, сентябрь ай исемнәренә нечкә кушымча ялгана.
    • Октябрьдан июльгә кадәр.

Янәшә килгән бертөрле тартыклар

  1. 1.1.
    Татар телендә сүз тамыры тартык авазга тәмамланып, сүзгә шундый ук тартыкка башланган кушымча ялгана икән, янәшә ике бертөрле тартык языла.
    • Урманнан, кунакка бару, атта йөрү.
  2. 1.2.
    Алынма сүзләрдә сүз азагында янәшә бертөсле ике тартык булып, ул сүзгә шундый ук тартыкка башланган кушымча ялганганса, өченче бертөсле тартык язылмый.
    • Металл+лар= металлар, класс+сыз= классыз, процесс+сыз = процессыз.

Аерым хәрефе булмаган авазлар

  1. 1.1.
    Калын һәм нечкә әйтелешле [к], [къ], [г], [гъ] тартыклары «к» һәм «г» хәрефләре аша язуда белдереләләр. Калын иҗектә алар [къ] һәм [гъ] дип, ә нечкә иҗектә [к] һәм [г] буларак язылалар һәм укылалар.
    • Китап, кызыклы, гөмер, гөлләр, Гүзәл, Гөмәр, Кәүсәрия, Кадрия.
  2. 1.2.
    Рус теленнән яки рус теле аша кергән алынма сүзләрдә ирен-теш авазы [в] язуда «в» хәрефе белән белдерелә.
    • Вагон, вертолет, товар, трамвай.
  3. 1.3.
    Татар сүзләрендә һәм гарәп-фарсы телләреннән кергән алынмаларда ирен-ирен [w] авазы иҗек башында «в» хәрефе белән белдерелә.
    • Вак, вакыт, тавык, авыл, давыл, вакланма, савыт.
  4. 1.4.
    Татар сүзләрендә һәм гарәп-фарсы телләреннән кергән алынмаларда ирен-ирен [w] авазы иҗек ахырында калын сүзләрдә — «у», нечкә сүзләрдә «ү» хәрефләре белән белдерелә.
    • Дәү, яу, бишәү, кияү, тау, бау, саулык, тәүге.

Ь хәрефе

  1. 1.1.
    Ь (нечкәлек яки аеру билгесе) татар теленең үз сүзләрендә һәм чит телләрдән кергән алынма сүзләрдә языла. Ул түбәндәге вазыйфаларны үти:
  2. 1.2.
    Я, е, ю хәрефләре булган сүзләрдә иҗекнең (сүзнең) нечкәлеген белдерү өчен языла.
    • Яшь, юнь, ятьмә, яшьтәш, ямьле, гаять, җинаять.
  3. 1.3.
    Алынма сүзләрдә к, г хәрефләре булган иҗекләрнең нечкә укылышын белдерү өчен языла.
    • Табигать, мөрәҗәгать, җәмгыять, мәкаль.
  4. 1.4.
    Кушма сүзләрдә аеру вазифасын үтәп, сүзнең беренче компоненты нечкә булган очракта языла.
    • Көньяк, шәльяулык, сигезьеллык.
  5. 1.5.
    Гарәп теленнән кергән алынма сүзләрдә хәмзә тартыгы урынына языла.
    • Җөрьәт, мәсьәлә.
  6. 1.6.
    Рус теленнән кергән сүзләрдә авазның яки иҗекнең нечкәлеген белдереп килә.
    • Пальто, календарь, дизель, октябрь.
  7. 1.7.
    Рус алынмаларында аеру вазыйфасын үти.
    • Мышьяк, батальон. Илья, Ильин.

Ъ хәрефе

  1. 1.1.
    Ъ (калынлык яки аеру билгесе) татар теленең үз сүзләрендә һәм чит телләрдән кергән алынма сүзләрдә языла. Ул түбәндәге вазыйфаларны үти:
  2. 1.2.
    Алынма сүзләрдә к, г хәрефләренең калын укылышын белдерү өчен языла.
    • Тәгълимат, мәгълүм, нәкъ, тәкъдим, вәгъдә, игълан.
  3. 1.3.
    Кушма сүзләрдә аеру вазифасын үтәп, сүзнең беренче компоненты калын булган очракта языла.
    • Кулъязма, уңъяк, унъеллык, алъяпкыч.
  4. 1.4.
    Рус теленнән кергән сүзләрдә аеру вазыйфасын үти.
    • Подъезд, съезд.

Фамилия ясалу

  1. 1.1.
    Хәзерге вакытта фамилияләр, нигездә, рус теленнән кергән алынма форма буенча ясалалар. Татар исемнәреннән фамилияләр ясалганда түбәндәге вариантлар кулланыла.
  2. 1.2.
    Кеше исеме а яки ә сузыкларына тәмамланса, ул сузыклар кыскарып, алдагы иҗеккә -ин кушымчасы ялгана.
    • Муса — Мусин, Сафа — Сафин, Габдулла — Габдуллин.
  3. 1.3.
    Тартык авазларга тәмамланган исемнәр калын сузыклардан гына торса, аңа -ов (-ова) кушымчалары ялгана.
    • Камал — Камалов, Гафур — Гафуров.
  4. 1.4.
    Кеше исемнәре -и (-ый) авазына тәмамлансалар, аларга -ев (-ева) кушымчасы ялгана.
    • Һади — Һадиев, Садри — Садриев.
  5. 1.5.
    Тәхәллүс буларак алынган яки урынчалыкка бәйле ясалган, кыскартып кулланган фамилияләргә рус телендәгечә — ский/ -ская яки шәрыкча — и/-ый кушымчалары ялгана.
    • Ш. Мәрҗани, Болгарская, Әл-Казани, Р. Шәрәфи.

Сүзләрне кушып язу

  1. 1.1.
    Кушма сүзләр кушылып языла. Тартык яки сузыкка беткән сүзләргә тартыкка башланган сүзләр ялганганда, аларның язылышында үзгрешләр булмый.
    • Һич+бер = һичбер, ак+кош= аккош, ил+гизәр = Илгизәр, юл+башчы= юлбашчы.
  2. 1.2.
    Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, икенче компонент я, ю, е хәрефләренә башланса, алар арасына аеру билгесе куела: көньяк, аръяк.
    • Берьюлы, кулъяулык.
    • Кара: Аваз белдерми торган хәрефләрнең (ь һәм ъ) дөрес язылышы.
  3. 1.3.
    Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, сузык аваз хәрефенә беткән һәм сүзгә шул ук сузык аваздан башланган сүз ялганганда, аларның берсе генә языла.
    • Алма+агач = алмагач, таба+агач= табагач, юка+агач = юкагач.
  4. 1.4.
    Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, нечкә яки калын сузыкка беткән сүзгә икенче калын яки нечкә сузыкка башланган сүз кушылса, ике аваз да саклана.
    • Су+үсем = суүсем.
  5. 1.5.
    Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр, кушма сүзләрдән аермалы буларак, аерым язылалар.
    • Сабантуй — кушма сүз, сабан туе — тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмә яки бәйрәм атамасы — Сабан туе — аерым языла.

Бер тамырдан ясалган кабатланып килә торган сүзләрнең язылышы

  1. 1.1.
    Ике исемнән торган сүз тезмәләре аерым языла.
    • Юлдан юлга, аттан-атка, баштан-башка, кешедән кешегә.
  2. 1.2.
    Беренче компонент — баш килештәге алмашлык, икенчесе кыек килештәге алмашлыкны тәшкил итсә, мондый сүзләр сызыкча аша язылалар һәм бер җөмлә кисәге буларак каралалар.
    • Бер-берсен, үз-үзен, үз-үзенә, бер-беренең.
  3. 1.3.
    Беренче компонент кыек килештә килгән рәвеш яки —ма/-мә кушымчалы сүз, икенчесе баш килештәге берәмлек булса, сүз сызыкча аша языла.
    • Бермә-бер, үзеннән-үзе, турыдан-туры, күзгә-күз, көннән-көн.
  4. 1.4.
    Бердәнбер сыйфаты һәрвакыт кушылып языла.
  5. 1.5.
    Ике сүз төркеменә караган тамырдаш сүзләр аерым язылалар.
    • Төрлесе төрле (эш башкара), икесе ике (якка китте).

Cызыкча аша языла торган сүзләр

  1. 1.1.
    Парлы сүзләр сызыкча аша языла.
    • Аклы-каралы, әти-әни, бала-чага.
  2. 1.2.
    Сыйфатның беренче иҗеген кабатлау (өлешчә кабатлау) ярдәмендә ясалган артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар сызыкча аша язылалар.
    • Шап-шапшак, тап-такыр, ямь-яшел, сап-сары, кып-кызыл, кап-кара.

Кисәкчәләр

  1. 1.1.
    Да, дә кисәкчәләре аерым языла.
    • Алсу да соңга калды, мин дә вакытында килеп җитә алмадым. (Вакытлы матбугат)
  2. 1.2.
    -мы/-ме; -мыни/-мени;-чы/-че; -дыр/-дер, -тыр/-тер; -сана/-сәнә кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүзгә кушылып язылалар.
    • Бу синме? Юк, ул түгелмени? Шулдыр, шулдыр... (М. Хуҗин)
  3. 1.3.
    Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла.
    • Мине һичкем гаепли алмас. (Г. Гыйльманов)
    • Һич куркытмый мине бу тормыш. (Н. Дәүли)
  4. 1.4.
    Әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүздән алда да, аннан соң да килә алалар һәм һәрвакыт аерым язылалар.
    • Теге журналны бир әле. Без әле ашап та өлгермәгән идек. (Вакытлы матбугат)